Вопрос по русскому языку:
Сочинение на тему "Маякчы кыз" пожалуйста напишите срочно нужно:)
Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок - бесплатно!
- 03.06.2018 12:58
- Русский язык
- remove_red_eye 16288
- thumb_up 35
Ответы и объяснения 1
«Сезне дөнья тоткалары икәнлегегезне белеп, тоеп яшибез. Яшел Үзән шәһәрендә милли китапханә эшен җанландырып җибәрдегез. Татар милләте өчен җан фида кылып йөрүегез, туган телебезгә мәхәббәт уятуыгыз иң зур хөрмәткә лаек».
Александр Филиппов.
«Мин гомерем буе милләтебезнең азат-мөстәкыйль рәвештә чәчәк атуын теләдем. Милли мәктәп, милли китапханә шул теләк юлында якты маяк ул. Ә сез, әлбәттә, Маякчы кызлар! Халкыбыз күңелен пакьләүдә, рухыбызны яшәтүдә мең елдан артык мәдәниятебезне йоклатмыйча гамәлдә тотуда сезгә уңышлар телим. Батыр һәм тәвәккәл булыгыз, җанашларым, ару-талуны белмәгез!»
Ихтирам белән Әхмәт Гадел.
Күренекле кешеләребез бу юлларны шәһәребездә 1995 елның 8 декабрендә ачылган татар милли китапханәсендә эшләүче Римма Әхмәтханова, Наилә Зарипова, Венера Сафинага багышлап язган. Тели белсәң – теләк, диләрме әле?! Бу теләкләр барысы да тормышка ашкан. Китапханә үзенең аурасы белән үк үзенә тартып, җылытып тора. Кайчан гына килсәң дә, кем генә булсаң да, китапханәчеләр иң якын туганнары кебек каршы ала. Иң кирәкле мәгълүматларны җиренә җиткереп, үзләре белгәннәрне дә өстәп, әзерләп бирәләр. Шунысы сөендерә: китапханәгә училище, вуз, техникум студентларыннан тыш, 300дән артык яшүсмер йөри. Алар М.Фәйзи, Г.Ибраһимов, Г.Камал, Х.Туфан, Т.Миңнуллин, А.Вергазов, Ф.Яруллинны яратып укыйлар. Өлкән яшьтәге укучылар турында әйтәсе дә юк: алар бирегә китап уку өчен генә түгел, киңәш сорап та, эч серләре белән уртаклашырга да килә.
Китапханәчеләрнең осталыгы, дәрәҗәсе турында китапханәнең альбомы, андагы күп санлы әдипләр, рәссамнар белән төшерелгән фотосурәтләр, китапханәгә йөрүчеләрнең рәхмәт сүзләре бик тә үтемле итеп сөйли.
«Хәзер гаиләбез белән милли китапханәгә йөрибез. Бик тиздән ул милли-мәдәни үзәккә әйләнәсенә иманым камил».
Ф.Исхакова.
Китапханәчеләргә «Сез булмасагыз, без нишләр идек?!» – дип әйтүчеләр күп. КФУның Яшел Үзән филиалында укучы студентлар бик еш әйтә аны.
Биредә күп еллардан бирле «Тамчы» курчак театры, «Чишмә» мини театры эшләп килә. Китапханәчеләребез тантаналы бәйрәмнәргә, язучыларыбызның юбилейларына үзләренең китап укучылары белән әдипләребезнең әсәрләреннән сәхнәләштереп өзекләр күрсәтәләр.
Бик кечкенә хезмәт хакы алып, ару-талуны белми эшләүче китапханәчеләр китапханәнең 26нчы филиалын чын мәгънәсендә милли үзәккә әйләндерде. Бирегә китап укучылар бөтен шәһәр буенча җыела бит. Шәһәр халкына мәгърифәт нуры таратучы маякчы кызларга җитәкче даирәдәге түрәләребез тиешле хезмәт хакын да билгели алсын иде.
Гүзәл Вәгыйзова.
Яшел Үзән
- 03.06.2018 21:46
- thumb_up 10
Знаете ответ? Поделитесь им!
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Русский язык.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи - смело задавайте вопросы!
Русский язык — один из восточнославянских языков, национальный язык русского народа.