Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок - бесплатно!
- 12.12.2017 00:09
- Другие предметы
- remove_red_eye 6239
- thumb_up 41
Ответы и объяснения 1
Кара каргалар, торналар, сандугачлар көннәр суыту белән җылы якка очып китәләр. Песнәкләр, чыпчыклар, тукраннар, чәүкәләр кышларга безнең якларда калалар. Кышын аларга бик авыр. Без, балалар, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кыш көнендә тукраннар урманда яши. Матур итеп тавышларын чыгарып, агачтан бөҗәк эзлиләр. Тукран ул – урман табибы. Ул агачларны дәвалый.
Песнәк – кечкенә кош. Ул кара, сары төсле була. Песнәк безнең якта кышлый, көньякка очып китми.
Миңа сандугач бик ошый. Бу сары төсле, кечкенә кош, үзе ул бик матур, бик моңлы итеп сайрый. Ләкин аны җәй көннәрендә генә күрергә була.
Кошлар – безнең дусларыбыз. Әйдәгез, аларга ярдәм итик! Кышкы салкыннарда алар безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Тышта кыш. Кешеләр җылы киемнәрен киеп, җылы машиналардан җылы биналарга күчеп, җылы өйләрендә бу салкын чорны кичерә.
Салкын һавада калган җәнлекләр, кошлар – менә кемгә бу көннәрдә аеруча кыен. Салкыннардан җәнлекләр һәм кошларны табигый туннары гына коткара алмый. Аларга кышны исән чыгу өчен яхшы итеп тукланып торырга кирәк. Табигатьне саклаучылар кышкылык запас җитмәгән төбәкләрдә кыр дуңгызларына, башка урман хайваннарына ризык куйганын ишетеп, күреп торасыздыр, дуслар. Ә менә канатлы дусларыбыз – кошлар, салкыннардан куырылып, кешеләр яшәгән төбәккә ярдәм эзләп килә. Кар астында калган урманда аларга ризык табуы бик авыр. Аларга безнең игътибар, ярдәм кирәк.
- 12.12.2017 19:54
- thumb_up 10
Знаете ответ? Поделитесь им!
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи - смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.