Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок - бесплатно!
- 23.06.2018 06:30
- Другие предметы
- remove_red_eye 10911
- thumb_up 7
Ответы и объяснения 1
Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый. Әгәр дә дустыңа ышанычыңны күрсәтсәң, үзеңнең серләреңне курыкмыйча тапшыра алсаң, иптәшең чын дуслыкка лаек. "Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була” дигән татар халык мәкале бар. Ягъни дуслар дөрес сүзне туры итеп әйтә алалар, аларның киңәшләре алтынга тиң. Минемчә, чын дус нинди генә хәлдә дә ярдәм итәргә әзер торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булырга тиеш.
Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр, шулай ук кешеләр белән хайваннар арасында да булырга мөмкин.
Әйткәнемчә, дуслык хисе ул әле кешеләр белән хайваннар яки кошлар арасында да туарга мөмкин. Минем дә өйдә канатлы дустым – тутый кошым бар. Аның кушаматы Кеша. Кешаны туган көнемә әтием белән әнием алып бирделәр. Мин аны беренче күрүдә үк ошаттым, чөнки ул бик матур, ачык яшел төстә. Ул башта кечкенә иде, ә хәзер инде үсә. Кешаны карау, тәрбияләү – минем эш. Мин аны ашатам, читлеген чистартам. Кеша укудан кайтуымны бик зарыгып көтә. Кайткач, мин аны читлегеннән чыгарам. Ул моңа бик шатлана. Үзенең рәхмәтен сиздерә: башыма килеп кунаклый. Мин әле аны сөйләшергә дә өйрәттем. Ул: ”Кеша әйбәт! Кеша әйбәт! ” – дип әйтә белә. Телевизордан музыка тавышы ишетсә, үзенчә "җырлый” башлый. Кыскасы, Кеша – минем дустым, аны мин бик яратам!
Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшысы. Бу турыда күп шигырьләр, хикәяләр язылган. Йомгаклап, берничә шигырь юлы язып китәм.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
- 24.06.2018 17:03
- thumb_up 6
Знаете ответ? Поделитесь им!
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи - смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.